Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстан Республикасында яшәүче картасы" сервислары клиентларның яшәү сыйфатын күтәрә

Татарстанда – Яшел Үзән шәһәрендә яңарак башланган проектны әле әзерлек барышында ук уникаль дип атаганнар иде. Сүз «Татарстан Республикасында яшәүче картасы” инновацион проекты турында бара – күп функцияле әлеге пластик картаны 16 сервиста кулланып була. Моңа охшаш проектларны булдыруга талпынышлар элек тә булган иде, әмма оештыруда шактый катлаулы, ә кулланылышта шулкадәрле уңайлы продуктны эшләп чыкканнары юк иде әле – бу фикерне бертавыштан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Сбербанк” ГАҖ башлыгы Герман Греф, Mastercardның Россиядә, Казахстанда, Белоруссиядә һәм Әрмәнстандагы башлыгы Алексей Малиновский һәм “АК БАРС” банкының Идарә Башлыгы Зөфәр Гәрәев хупладылар.

Проектны тормышка ашыру “Сбербанк России” һәм “АК БАРС” банкның, Mastercard һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең уртак тырышлыгы һәм технологияләрне берләштерү нәтиҗәсендә булдырылды. «Татарстан Республикасында яшәүче картасы”ның ничек барлыкка килүе, оештыручыларның аңа карата булган ниятләре турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы корреспондентына “АК БАРС” ААҖ Идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Жаркова сөйләде.

“Татарстанда яшәүче картасы” уникаль проекты старт алды. “АК БАРС”ның монда роле нинди һәм никадәр дәрәҗәдә?

Т.Ж.: Бу проектны башлап җибәрү турында карар 2015 елда ук кабул ителгән иде. Карарны кабул итү дә гади генә булмады, чөнки һәркем проектның чагыштырмача катлаулы икәнен аңлый иде. Әмма, Татарстан инфраструктурасының әзер булуын аңлап (“Электрон Татарстан” проекты 2009 елда ук старт алды), без үзебез өчен бу сынауны кабул иттек һәм проектка керештек. Ул партнерлык нигезендә эшләнәчәк дигән карарга киленде. Анда «АК БАРС» Банкы, «Сбербанк» һәм Mastercard катнаша. Бу проект менә шушындый партнерлыкта 2015 елда эшли башлады да.

Бу проектны хәзер һәркем уникаль дип атый. Проектның уникальлеге нәрсәдә һәм аны тормышка ашыруда нинди технологияләр кулланылды?

Дөрестән дә, проект технологик яктан бер дә гади түгел. Ул банк, социаль һәм транспорт кушымталарын үз эченә ала. Бу проектның үзенчәлеге шунда - “Татарстанда яшәүче картасы” имзалар куеп һәм гаризалар бирергә мөмкинлек бирә торган ЭЦИ (электрон-цифралы имза, “ЭЦП – электронно-цифровая подпись” – Т.И.) язылган беренче карта. Әлегә ЭЦИ кулланып була торган хезмәтләр биш тирәсе. Әмма, эшли башлаган проект кысаларында, без, билгеле, бу исемлекне арттыру юнәлешендә эшләячәкбез.

Теләсә кайсы проект эшли башлаганда ниндидер авырлыклар була. Бу проектның шундый авырлыклары булдымы? Һәм аларны ничек хәл итә алдыгыз?

Проект катлаулы һәм күп катнашучылар булуын күз алдында тота икән, һәрвакыт авырлыклар була. Бу проектта, өч төп партнер – ике банк һәм түләү системасыннан тыш, бөтен Татарстан Хөкүмәте катнашты дияргә була. Бу проектның җитәкчесе һәм идея авторы, двигателе Гафаров Шамил Хәмит улы (ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе – Т.И.) иде, аннан тыш барлык министрлыклар да диярлек катнашты: транспорт министрлыгы, сәламәтлек министрлыгы, хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы, “ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге” актив эшләде. Билгеле, шушындый актив хезмәттәшлек вакытында теге яки бу авырлыклар туа - координация и һ.б. Әмма монда эшнең башында ук барлык катнашучылар арасында элемтә чаралары бик төгәл оештырылган иде. Бик катгый сроклар һәм үтәлешне контрольгә алуның төгәл планы эшләнгән иде. Билгеле, шулай ук Министрлар Кабинеты һәм белгечләр дәрәҗәсендәге эш төркемнәре оештырылды, алар даими үзара бәйләнештә эш барышында килеп чыккан теге яки бу проблемаларны, шул исәптән технологик характердагы авырлыкларны хәл итү юнәлешендә эшләделәр.

“Татарстан Республикасында яшәүче картасы” проектын тормышка ашырганда инде кулланылышта булган технологияләр, яисә яңалары кулланылдымы, әллә махсус шушы проект өчен технологияләр булдырылдымы? Аны булдыруда Татарстан компанияләре катнаштымы? Нинди компанияләр ул, аларның роле нинди?

Күп мөмкинлекләр әлеге проект башланганчы ук булдырылган иде, 2009 елдан бирле. “Электрон Татарстан”ның киң үсеш алган инфраструктурасы яхшы база булды. Беренчедән, безнең “Медицина болыты” дип аталып йөрткән әйбер бар иде, ул социаль сервисны тормышка ашырырга ярдәм итте: табибка язылу, карта ярдәмендә “болыт”ка кереп, авыру тарихын алып бару, электрон рецептлар язып бирү һ.б. Безнең инфрастуруктура да әзер иде – дәүләт хезмәтләре инфоматлары челтәре, транспорт картасы (ул транспорт кушымтасы операторы булган “Социальная карта” компаниясе продукты). “АК БАРС” Банк карталарының өстәмә бер өстенлеге бар – “Уңайлы проездной” хезмәте. Ул хезмәтне бер тапкыр ялгасаң, транспорт картасының балансын тутыру кирәк тә булмый – акча автомат рәвештә банк картасыннан транспорт картасына үзе күчә.

Уникаль тарих – электрон-цифрлы имза (ЭЦП). Бу өр-яңа технология.

Бер шәһәр яңа системага буйсына башлый. "Татарстан Республикасында яшәүче картасы" алга таба ничек таралачак? Аның перспективалары нинди, бу проект бөтен Россияне урап алырмы?

Мөгаен, хәзер бу проектның башка шәһәрләргә таралу перспективалары турында әйтергә иртәрәктер. Без, чыннан да, бу проект - уникаль, кызыклы һәм ул тормышка ашты, дип саныйбыз. Әмма безгә хәзер Татарстанда яшәүчеләр бу продуктны ничек кабул итүләрен карау өчен берникадәр вакыт кирәк. Ул күпме дәрәҗәдә уңайлы булачак. Кайбер нәрсәләргә төзәтмә кертергә һәм нәрсәнедер эшләп бетерергә кирәктер. Шуңа күрә якындагы айларда безнең клиентларның, Яшел Үзәндә яшәүчеләрнең реакцияләрен бик игътибар белән күзәтәчәкбез һәм сораулар, тәкъдимнәр рәвешендә кире элемтә булдырабыз. Килеп чыккан вазгыятьне исәпкә алып, без перспектива турында төгәл әйтә алабыз - нинди тизлек һәм нинди продукт белән алга таба хәрәкәт итәчәкбез.

Проект рәсми рәвештә узган атнада эшләтеп җибәрелде. Белгеч буларак проектны эшләтеп җибәрү процессы турында сезнең фикерегез нинди? Ничек узды һәм кызыксыну ни дәрәҗәдә?

Эшләтеп җибәрү ачык булды. Ачылышта мин дә булдым. Безнең беренче клиент та бу процесстан канәгать калгандыр дип уйлыйм. Төгәлсезлекләр булмады, бу куандыра. Бу зур һәм технологик яктан катлаулы эш.

Минем карашка, продукт кешеләр өчен кызыклы. Монда эмоциональ каршылыкны җиңү мөһим - бу кәгазьдән качу. Без әлегә кәгазь рецептларга, кешеләр белән аралашуга һәм иске процедураларга ияләшкән. Шуңа күрә ияләшү өчен күпмедер вакыт кирәк булачак. Әмма "Татарстан Республикасында яшәүче картасы" сервислары, һичшиксез, клиентларның яшәү сыйфатын күтәрә. Кагыйдә буларак, яхшыга тиз ияләшәсең. Аның нәкъ шулай булачагына ышанабыз.

«АК БАРС» яңалыклар кертүче банк буларак билгеле. Банк якын киләчәктә үз алдына нинди планнар куя?

Соңгы ике көндә без булган Яшел Үзән һәм «Финнополис» инновацияләр, дигитализация яки цифрлаштыру темасына багышланган. Бу, чыннан да, бүген индустриягә (банкныкына гына түгел) генә түгел, ә безнең клиентларның, татарстанлыларның яшәү сыйфатына, аларның гадәтләренә һәм ихтыяҗларына һ.б. йогынты ясаучы төп трендларның берсе. Җитәрлек дәрәҗәдә инновацион банк буларак киләсе ел безнең өчен яңа технологияләр булдыру елы булачагын аңлыйбыз. Цифрлаштырылган карарлар нигезендәге технологияләр елы. Хәзер мин корылмалар турында әйтәм: алар мобиль яки башка характердагы корылма буламы - бу мөһим түгел. Иң мөһиме, үсеш булачак, шул исәптән биометрияне исәпкә алып.

Икенчедән, цифрлаштыру тренды индустрия чикләрен этәрүен аңлыйбыз. Бу бүген конкурентлы тәкъдимнәр - ул партнерлар тәкъдимнәрен аңлата. Ягъни без "партнерлыкта хәрәкәт итәчәкбез" дип әйтәбез, без теләсә нинди коммуникацияләргә, уртак тәкъдимнәргә ачык, чөнки алар, беренче чиратта, безнең клиентлар өчен югары кыйммәткә ия, шулай ук безнең бизнес нәтиҗәлелеген күтәрә.

Бу ике төп тренд: технологик карарларга хәрәкәт, бигрәк тә без дистанцион хезмәт күрсәтүне үстерүдә җитди перспективалар күрәбез. Мин банк офисына килмичә клиентларны тулы идентификацияләү мөмкинлеге турында белдерәм, чикләүләр яки транзакцияләрдән башка, виртуаль карта ярдәмендә һәркем тулы хокуклы клиент була ала. Әлбәттә, бу бик мөһим адым. Тагын бер тренд - партнерлыкка хәрәкәт.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев