Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Республикасында өченче тапкыр Кызыл китап нәшер ителгән

2016 елда Татарстан Республикасында Кызыл китап өченче тапкыр нәшер ителгән. Бу турыда урман хуҗалыгы министрлыгының ел йомгакларына багышланган коллегиясендә әйтеп үтелде. Яңа басмага 612 сирәк очрый торган үсемлек, гөмбә hәм җәнлекләр кертелгән. Алар арасында Россиянең Кызыл китабына кертелгән 64 төр hәм дөнья күләмендә саклана торган 6 төр бар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев