Татарстан Республикасында "Хәтер маршы-2017" акциясе игълан ителде

Татарстанда 1-27 февральдә “Хәтер маршы-2017” акциясе игълан ителде. Татарстан башкаласында бер атна элек оешкан аерым автоколонна Кайбыч, Югары Ослан районнары аша үтеп, 7 февральдә Апас районы чигенә килеп җитте, дип яза районның "Йолдыз" газетасы. Татарстан Яшьләр эше һәм спорт министрлыгы, республика хәрби комиссариаты, “Патриот” үзәге, Татарстан Ветераннары берлеге, ДОСААФ (ОСТО) үзәк идарәсе, Татарстан уку йортлары студентларының “Кар десанты” эзләү-патриотик клублары һәм башка җәмәгать, яшүсмерләр, яшьләр оешмалары катнашында баручы бу акциядә катнашучыларның җыелма отряды 7 февральдә кичке якта Апаска килде. Батырлар Мемориалында венок куйдылар, Апас Сугышчан Дан музеенда, “Сәләт” балалар иҗаты үзәгендә булдылар. Морзалар, Каратун, Апас, Зур Күккүз, Борнаш мәктәбе укучылары белән очрашулардан соң “Хәтер маршы-2017” отряды Буага юл тотачак, диелә район хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: