Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Яңа ел белән тәбрикләде

Сезне чын йөрәктән Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәм.

"Кадерле татарстанлылар!

Сезне чын йөрәктән Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәм.

Бу тылсымлы тантана якынлашканда, гадәттә без узган елга йомгак ясыйбыз, киләчәккә планнар корабыз.

Тырышып эшләвебез нәтиҗәсендә 2018 ел республика өчен уңышлы булды. Заманча яңа производстволар, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсе, мәдәният һәм спорт объектлары төзелү сөендерә. Шәһәрләребез һәм авылларыбызда матур скверлар һәм парклар ачылды. Барлык социаль программалар үтәлде.

Күп кенә татарстанлылар бәйрәмне яңа фатирларда каршы алачак, 46 мең гаиләдә сабыйлар дөньяга килде һәм аларның барысы өчен дә бу ел истәлекле булды. 
Чын мәгънәсендә кешеләр арасындагы җылы мөнәсәбәтләр һәм спорт бәйрәменә әверелгән футбол буенча дөнья беренчелеге уеннары һәрберебезнең хәтерендә калыр.

Татарстанга дөньяның 181 иленнән кунаклар килде, бу исә республикага юлларның ачык булуын һәм аның белән кызыксынуның артуын күрсәтә.

ЮНЕСКОның мәдәниятара багланышлар форумы Казанда уздырылу тарихи-мәдәни мирасыбызны һәм рухи-әхлакый хәзинәләребезне саклаудагы казанышларыбызның халыкара мәйданда танылуын раслаучы гамәл булып тора.

Ихтыяри хәрәкәттә катнашучылар елында халыкка кызыклы һәм бай программа тәкъдим ителде. Волонтерлар хәрәкәтенең, тулаем социаль хезмәт күрсәтүнең роле сизелерлек артты.

Шунысы куанычлы: безнең уртак хезмәтебез, республикабызның әһәмиятле проектларын гамәлгә ашыруга Россия Федерациясе Президентының ярдәме тормышның сыйфаты яхшыруга, аның вакыйгаларга тагын да баюына китерә. 2018 ел сайлау кампаниясендә В.В. Путин өчен тавыш бирү – әлеге курсның халык тарафыннан хуплануына ачык дәлил.

Узып баручы ел безгә күп шатлыклар бүләк итте, әмма, ни кызганыч, югалтулар да булды. Шулай да без елны зур планнар белән, үз көчебезгә нык ышанып озатабыз. 
Республика башкаласында «WorldSkills Kazan 2019» дөнья чемпионатын уздыру, шулай ук Эшче һөнәрләр елында программа чараларын гамәлгә ашыру хезмәт кешесенең абруен күтәрергә, киләчәктә аеруча кирәкле булачак һөнәрләрне үзләштерү өчен шартлар тудырырга этәргеч бирәчәк.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау якынлашып килүче яңа елда мөһим вакыйга, хакимиятнең законнар чыгару югары органнары һәм социаль-икътисадый үсешнең гамәлгә ашырыла торган программалары өчен зур сынау булачак.

Кадерле дуслар!

Һәрберебез өчен Татарстан газиз һәм кадерле, без аны яратабыз, аның белән горурланабыз. Яхшылыкның һәрчак өстен чыгасына инануыбыз, игелек кылырга омтылуыбыз белән без һәрчак бердәм, көчле булдык һәм булачакбыз.

Барлык теләкләрегез, иң кыю уй-планнарыгыз чынга ашсын, барыгызга да зур уңышлар, бәхет, гаиләгезгә муллык, иминлек, илгә-көнгә тынычлык телим.

Яңа 2019 ел мөбарәк булсын!" - диелә котлауда.

Фото: tatarstan.ru

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев