Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочи шәһәренә сәфәр кыла

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сочи-2016" халыкара инвестицион форумында катнашу өчен Сочи шәһәренә килде. Әлеге чара 29 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Олимпия паркының төп медиаүзәгендә уза, дип җиткерә Президентның матбугат хезмәте. Бүген, 30 сентябрьдә, Татарстан Президенты Россия Федерациясе хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев катнашындагы пленар утырышта катнашачак. Утырышның темасы – дәүләт идарәсенең яңа сыйфаты. 30 сентябрь һәм 1 октябрь көннәрендә Рөстәм Миңнеханов өч панель дискуссиядә чыгыш ясаячак: "Территорияләрне үстерү: торак тирәлеген  формалаштыруга заманча алымнар", "Махсус икътисадый зоналарны яңадан кору" һәм "Үсеш институтлары – төбәк дәрәҗәсендә нәтиҗәле модельләрне эзләү". Моннан тыш, Татарстан Республикасы стенды мәйданчыгында Рөстәм Миңнеханов берничә эшлекле очрашу уздырачак. Форумда Татарстан Президенты Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча совет президиумы утырышында катнашачак. Ул 1 октябрьдә булачак.

Исегезгә төшерәбез: Халыкара инвестицион форум – бөтендөнья икътисады үсеше һәм аның хәзерге тенденцияләре, Россиянең инвестицион һәм икътисадый потенциалын тәкъдир итү, чит илләр һәм Россия бизнесы вәкилләренең, сәяси даирәләрнең, эксперт һәм медиа-бергәлекләрнең үзара хезмәттәшлеген ныгыту буенча фикер алышуның традицион мәйданчыгы.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев