Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Канаданың Торонто шәһәренә эш сәфәре кысаларында берничә эшлекле очрашу уздырды

ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан лидеры башта ABBYY Россия компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Компания мәгълүматны интеллектуаль эшкәртү һәм лингвистика белән шөгыльләнә, аның дөньяның 200дән артык илендә 40 млн чамасы файдаланучысы бар. ABBYY офисы былтыр Казан IT-паркында ачылган иде, бүген компания Татарстанда проектларын җәелдерә. Әңгәмәләшү барышында яклар республика һәм ABBYY компаниясе арасындагы хезмәттәшлекне алга таба үстерү турында сүз алып барды.

Аннары Рөстәм Миңнеханов идарә системалары эшләү буенча махсуслашкан “Global Performance Improvement” (GPI) җитәкчелеге белән очрашты. Сүз уңаенда билгеләп үтик: GPI “Татнефть” компаниясе белән хезмәттәшлек итеп, аның бәрабәренә предприятиенең бораулау буенча төп күрсәткечләре яхшырды. “Global Performance Improvement” генераль директоры Алексей Пешехонов Татарстан Президентына “Татнефть” ГАҖ корпоратив университеты һәм Әлмәт дәүләт нефть институты белән уртак белем бирү проекты турында сөйләде.

Моннан тыш, республика лидеры Second Cup Coffee дөньякүләм кәһфәханәләр челтәре җитәкчелеге белән очрашты. Дөнья буйлап гаять күп урында (Канадада 320 кәһфәханә һәм 35тән артык илдә 175 кафе. – Т-и искәрмәсе) эшчәнлеге җәелдерелсә дә, бренд Россиядә әле дә булса тәкъдим ителмәгән, дип билгеләп үтте ул. “Татарстан сезнең компаниянең Россия базарына чыгу өчен старт мәйданчыгы булырга әзер”, - дип игълан итте республика Президенгты. Аерым алганда, яклар ягулык салу станцияләре территориясендә мини-кәһфәханәләр урнаштыру мөмкинлеге турында сөйләште.

“Татнефть” белән эшләү тәҗрибәсе булган “Amelin” энергетика компаниясе вәкилләре белән Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефтьчеләренә алга таба парогенераторлар җибәрү мөмкинлеге, шулай ук республиканың махсус икътисади зоналарының берсендә җитештерү мәйданчыгы ачу турында сүз алып барды. Аннан соңгы очрашуда Татарстан Президенты “Gowling WLG” халыкара юридик компаниясе белгечләрен Татарстан нефть һәм энергетика предприятиеләре белән хезмәттәшлек мөмкинлекләрен өйрәнү өчен Казанга чакырды.

ТР Президенты эшлекле очрашулар көне ахырында Канада Тышкы эшләр министрлыгының Көнчыгыш Европа илләре департаменты директоры Кевин Рекс һәм Канаданың Россиядәге һәм Евразиядәге эшлеклеләр ассоциациясе директорлар советы рәисе Марта Харисон белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Канада ягындагыларны шушы эшлекле сәфәрне оештыруда булышканнары өчен рәхмәт белдерде, Россия белән Канада арасындагы хәзерге мәгълүм мөнәсәбәтләргә карамастан, төбәк дәрәҗәсендә һәм бизнес-бергәлекләр арасында элемтәләрне дәвам иттерү мөһим, диде. “Безнең мөнәсәбәтләрне үстерүдә бу визит уңай этәргеч бирер дип ышанам”, - диде ул соңыннан.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев