Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юлламасын онлайн-трансляция аша карап булачак

Бүген сәгать 10да С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы торышы турында еллык юлламасы белән мөрәҗәгать итәчәк.

Республика лидеры мөрәҗәгатенең онлайн-трансляциясен Татарстанның теле һәм радиоканаллары алып барачак, шулай ук аны "Татар-информ" сайтында карап булачак.

Зур концерт залында 700ләп кеше булыр дип көтелә. Алар арасында - ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Президент Аппараты һәм Хөкүмәт вәкилләре, РФ ФҖ Федерация Советы әгъзалары, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, хөкем чыгару хакимияте, прокуратура, хокук саклау органнары вәкилләре, ТР муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре һ.б.

Көн уртасында Дәүләт Советы бинасында республика парламентының 21 нче утырышы үтәчәк. Анда 28 мәсьәлә каралачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев