Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасы депутаты мандатыннан баш тарткан

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллинга сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

“Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасы депутаты мандатыннан баш тартып гариза язды”, - дигән Хәйруллин.

Мандаттан баш тарту Миңнехановка төбәк башлыгы вазифасын саклап калу мөмкинлеге бирә.

Искәртеп үтик: Татарстан лидеры Дәүләт Думасына 18 сентябрьдә депутатлар сайлауда “Бердәм Россия” партиясе төбәк бүлеге кандидатлары исемлеге башында иде. Дәүләт Думасында Миңнеханов урынын шушы исемлектә аннан соң торган вәкил ала.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев