Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР Президенты Пакыстан Ислам Республикасы вәкиле Кази Мөхәммәд Хәлилулла белән хезмәттәшлек турында фикер алышты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Россиядәге Пакыстан Ислам Республикасы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Кази Мөхәммәд Хәлилулла белән хезмәттәшлекне алга таба үстерү турында фикер алышты. Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, очрашу республика Хөкүмәте Йортында узган. Очрашуда Татарстан ягыннан шулай ук республиканың вице-премьеры – сәүдә һәм сәнәгать министры Альберт Кәримов, Татарстанның Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңуллина һәм башка рәсми затлар катнашты. Пакыстан илчесе Казанга соңгы тапкыр 2016 елның җәендә килгән булган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев