Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР Президенты каршындагы Мәгариф һәм фән буенча совет утырышы уза

Бу минутларда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәгариф һәм фән буенча совет утырышы бара. Аның эшендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Фәннәр академиясе президенты Александр Сергеев, Фәнни оешмалар федераль агентлыгы җитәкчесе Михаил Котюков, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, югары уку йортлары ректорлары һәм башкалар катнаша.

"Федераль агентлык җитәкчесе һәм Россия Фәннәр академиясе президентының шушы утырышта катнашуы безнең җитди бурычлар куярга тиешлегебез турында сөйли. Хәзерге вакытта узган утырышта кабул ителгән барлык коллегиаль карарлар, рекомендацияләр шактый уңышлы хәл ителә. Безнең башлангычлар уңышлы тәмамланыр дип ышанам. Республиканың фәнни-техник потенциалында федераль һәм ике тикшеренү институтының роле зур. Технопарклар, инжиниринг, венчур үзәкләре бар. Якын арада "КамАЗ" компаниясе, Иннополис махсус икътисади зонасы белгечләре компьютер инжинирингы үзәкләрен булдыру мөмкинлеген караячак. Бу машина төзү комплексы предприятиеләренең заманча программалы продуктларга һәм технологик карарларга ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен кирәк. Бүгенге совет утырышында фәнни учреждениеләр челтәре механизмы буенча концептуаль карарлар кабул итәргә кирәк булачак", – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

"Татар-информ"

Автор: Гөлнар Гарифуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев