Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Республикасы Президенты иң шәрехләнүче Россия блогерлары топ-15легенә кергән

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елда «Медиалогия» системасы фаразлары буенча иң шәрехләнүче Россия блогерлары топ-15легенә кергән. Республика лидеры Instagramына Россия банкының 200 һәм 2000лек яңа банкнотларына Казан сурәтен төшерүдә тавыш биргән Рамзан Кадыйров һәм Герман Греф фотоларын куеп, рейтингта 722,44 индексы белән 11нче урынны яулаган. Топның берсүзсез төп лидеры – Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров, ул 8130,41 индекс ында. Якын көндәше – Мәскәү мэры Сергей Собяниннан Кадыйров 3 мең пунктка алда. Рамзан Кадыйровның Instagramында иң популяр язмалар: ПАРНАС лидеры Михаил Касьянов белән видео, оппозиционер Илья Яшинның Чечнядагы вазгыять турындагы доклады һәм Красноярск шәһәр советы депутаты Константин Сенченконың гафу үтенүле видеосы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев