Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Республикасы Президенты Бөтендөнья икътисадый форумы чараларында катнаша

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Давостага (Швейцария) бара. Эш сәфәренең төп максаты – Бөтендөнья икътисадый форумы чараларында катнашу, дип хәбәр итә Татарстан Респуюликасы Президенты Матбугат хезмәте. Искәртәбез, 2017 елгы форум Давоста 17 гыйнвардан алып 20 гыйнварга кадәр «Җавалы лидерлык» шигаре астында уза. Давоста дөньяның 90 иленнән 2 500тән артык кеше катнаша дип көтелә. Бу форум – Бөтендөнья икътисадый форумының төп чарасы. Гадәттәгечә монда формаль булмаган рәвештә хәзерге заманның төп мәсьәләләре, икътисадый үсеш, тотрыклылык һәм тынычлыкны ныгыту перспективалары, «кайнар нокталардагы» хәлләр турында фикер алышачаклар. Давос очрашулары кысаларында 300гә якын пленар утырыш, семинарлар һәм «түгәрәк өстәлләр» уздырылачак, шулай ук дәүләт эшлеклеләре катнашында «мини-очрашулар» планлаштырыла. Кичә кич Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Бөтендөнья икътисадый форумын ачу тантанасында, Crystal Award Ceremony (Congress Centre) бүләкләрен тапшыру тантанасында катнашты. Искәртәбез, Давос-2017 форумында Россия делегациясен Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов җитәкләячәк. Бүген, 17 гыйнварда, Рөстәм Миңнеханов «Стратегик яңарыш: Цифрлы икътисад киләчәге» сессиясендә катнаша, анда цифрлы икътисад трансформациясенә ярдәм күрсәтерлек төп драйверлар мәсьәләләре күтәреләчәк. Аннары Бөтендөнья икътисадый форумы кысаларында Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин катнашында пленар сессия, «Россия һәм АКШ мөнәсәбәтләре: киләчәктә нәрсә булачак?» сессиясе узачак. Аерым алганда, бу сессия барышында АКШтагы сайлаулар кысаларында Россиягә карата инвесторлар өмет белән карыймы, 2017 ел Россия технологияләр секторының һәм тулаем икътисадның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев