Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов Bombardier авиатөзелеш заводына (Канада) хезмәттәшлек итәргә тәкъдим ясады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Монреальда (Канада) Bombardier авиатөзелеш заводында булды. Аерым алганда, биредә компаниянең җитештерү мәйданнарын Россиядә урнаштыру турында сүз барды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Предприятиенең икътисади мөмкинлекләре һәм алга таба җитештерү мәйданнарын киңәйтү турында Рөстәм Миңнехановка Bombardier компаниясенең авиацион конструкцияләр һәм инженерлык хезмәте бүлеге президенты Жан Сегуин сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, компаниянең төп бурычы – уртача ераклыкка оча торган самолётлар базарына чыгу. Әлегә бу базар тулысынча Boeing һәм Airbus. Bombardier контроленда. Үз чиратында, компания 100дән алып 125кә кадәр пассажир сыйдырышлы “CS100” һәм 120дән 145кә кадәр пассажирга исәпләнгән “CS300” лайнерлары тәкъдим итә. Сегуин билгеләп үткәнчә, әлеге модельләр үзләренең төп көндәшләреннән отышлырак: андый самолетлар ягулыкны 20 процент диярлек азрак сарыф итә.

Рөстәм Миңнеханов компаниянең Россия территориясендә үз җитештерү мәйданчыкларын урнаштыру буенча киләчәк планнары белән кызыксынды. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда моның өчен бөтен шартлар булдырылган: кирәкле инфраструктура, югары квалификацияле белгечләр, үсеш алган логистика һәм башкалар бар.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, Bombardier компаниясенең винтлы самолётларның хәзерге заман модельләре бар. Бу очкычларга бүген Россиядә ихтыяҗ зур, диде ул, бигрәк тә илнең үзәк һәм төньяк өлешләрендә. “Ахыр чиктә Россия территориясендә беренчеләрдән булып винтлы һава суднолары чыгара башлаучылар отачак, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Сез бу урынны бик иркенләп били аласыз”.

Рөстәм Миңнеханов Bombardier җитәкчелеген республиканың инвестицион куәте белән танышу өчен Татарстанга чакырды.

Канада компаниясе вәкилләре билгеләп үткәнчә, Россиядә җитештерү линияләрен урнаштыруның төрле вариантлары күптән карала.

“Якларның активлыгы җитми. Ә без бу вазгыятьне үзгәртә алабыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Аннары ТР Президенты заводның һава суднолары җыю цехын, самолётның эчке ягын эшләү вариантларын сайлап алу буенча клиент залын, шулай ук Bombardier самолётларының алдынгы модельләрен карап чыкты.

25-27 сентябрь көннәрендә Татарстан делегациясе Канадага эш сәфәре кылуын искәртеп үтик.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев