Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Балтач районы Кариле табиблар амбулаториясенең яңарышларын бәяләде

Делегация составында РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин белән ТР Дәүләт Советы депутаты Вагыйз Минһаҗев та бар иде, дип хәбәр итте районның “Хезмәт” газетасы.

Районның 10 авылында гомер итүче 5100 кешегә хезмәт күрсәтә торган капиталь төзекләндерелгән әлеге амбулаториядән битәр, республика Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиковны участок табибларының эшчәнлеге кызыксындырды. Премьер-министр республика программасы нигезендә авыл җирлегенә эшкә кайткан табиб Гөлшат Шәфигуллина белән пациентларга хезмәт күрсәтү мәсьәләсендә озаклап аралашты, йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалаудагы профилактика, тернәкләндерү эшләре белән танышты.

“Йөрәк-кан тамырлары авырулары буенча операция ясаткан пациентларны даими күзәтүдә тоту кирәклеген үтенечем үк дип тә белдерер идем, – диде Премьер-министр әңгәмә вакытында. – Чөнки операциядән соң табиб кушканнарны үтәмәү, тернәкләнү чорын тиешенчә узмау үлем очракларын арттыра. Халыкны шуңа күндерә алсак, сәламәтлек буенча гаять тә күркәм нәтиҗәләргә ирешә алыр идеек”.

Кариле табиблар амбулаториясе моннан 11 ел элек формалашып, системалы эшли башлый. Рәсми рәвештә документлаштырып бетергәннән соң, моннан 3 ел элек аңа капиталь ремонт кертелә. Шушы еллар дәвамында 6 миллион сумга төшкән ремонт эшләре тәмам. Бина бик искергән, тузган иде, хәзер исә бөтенләй үзгә, заманча төсмер алган. Барлыгы 670 мең сумлык медицина җиһазлары да кайтартылган. Бөтен район халкына хезмәт күрсәтүче теш табибларын, фельдшерларны да үз эченә алган амбулаториянең районда абруе зур, сырхау кеше биредәге табиблардан сихәт таба.

“Республика программаларының, авыл халкы мәнфәгатьләрен кайгырту йөзеннән, максатчан үтәлеше табибларга тиешле дәрәҗәдә тиз арада диагноз куярга ярдәм итсә, пациентлар өчен ул уңайлы шартларда дәвалану мөмкинлеге бирә, – ди районның баш табибы Газинур Дәүлиев. – Амбулаториянең эшчәнлеге даими район үзәк хастаханәсе тарафыннан күзәтелә, һәрчак уртак максатларда ярдәмләшеп эшлибез”.

Ремонт эшләре тиешле дәрәҗәдә алып барылган, беренче каттагы регистратура башка урынга күчерелеп, заманчалаштырылган, гардероб зурайтылган, бәдрәфләр инвалидлар өчен яраклаштырылып эшләнгән, баскычлар ныгытылган, һәрнәрсә яңа, нык.

“Амбулаториянең әһәмияте шушы тирәдәге авылларда яшәүчеләр өчен аеруча зур. Якын булуы, участок табибының һәм педиатрның биредә кабул итүе өстенлекле роль уйный, – диде бик күп пациентлар хөрмәтенә лаек булган амбулаториянең участок табибы Әлфир Йосыпов. – Чөнки әлеге участок буенча йөрәк һәм кан басымы чирләреннән интегүчеләр күп, аннан шикәр авыруы тамыр җәйде, моннан 11 ел элек 8 авылга 36 кешедә шикәр авыруы булса, хәзер 2 авылга – Норма белән Карилегә генә дә 60 кеше шуннан интегә. Өченче урында – яман шеш чире, аеруча ир-егетләрнең җенес органнарында яман чир барлыгы ачыклана”.

Премьер-министр Илдар Халиковның да визиты нәкъ менә табибларны, аеруча яшь белгечләрне авыруларны булдырмый калуга, гомерләрне мөмкин кадәр озайтуга, тернәкләндерү чорларын игътибар үзәгендә тотуга юнәлдерелгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев