Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Республикасы пенсия системасын үстерү буенча дәүләт программасында катнашачак

2018 елда Татарстан пенсия системасын үстерү буенча дәүләт программасында катнашачак. Бу хакта бүген журналистлар белән аралашу барышында Россия Федерациясе Федераль җыены депутаты Ольга Павлова хәбәр итте. "Дәүләт программасы бер елдан соң гына гамәлгә ашырылуга карамастан, без инде бу юнәлештә эшли башладык. Федераль Үзәк вәкилләре белән дә элемтәдә торабыз", – диде депутат. Сүз уңаеннан, Татарстаннан Дәүләт Думасына сайланган депутатлар бүген "Казаньоргсинтез" базасында Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты. Алар анда республика икътисадына федераль бюджеттан җәлеп ителә торган акча һәм федераль программаларның гамәлгә ашырылуы хакында фикер алышты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев