Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Республикасы музейлары рекорд куйган

2016 елда музейга йөрүчеләр саны 35 процентка арткан. 5 миллион 873 мең кеше – соңгы 20 елдагы рекордлы сан. Казан Кремле генә дә узган ел 3 миллионга якын, төгәлрәк әйтсәк, 2 893 300 кешене кабул иткән. Бу саннар Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллинның министрлыкның 2016 елгы эшчәнлегенә багышланган коллегия утырышындагы чыгышында яңгырады. Министр Болгар, Зөя утрау-шәһәрчеге һәм Алабуга музей-тыюлыгына килүчеләр санының артуын да билгеләп узды. "Бүгенге музей мәдәни мирасны консервацияләп куя торган "Борынгылык сакчысы" гына түгел, мәдәни, социаль һәм туристик инфраструктура объекты да", – диде Айрат Сибагатуллин. Татарстан Мәдәният министрлыгы эшчәнлеге буенча хисапка күз салсак, 2017 елның 1 гыйнварына Татарстанда 14 дәүләт музее һәм аларның 45 бүлекчәсе исәпләнә; 49 муниципаль музей һәм аларның 44 структур бүлекчәсе бар. 59 дәүләт музее берәмлегенең 21е Казанда урнашкан, 19ы – шәһәр җирлекләрендә, 19ы – авылларда. 93 муниципаль музей берәмлегенең 8е шәһәр округларында, 23е – шәһәр җирлекләрендә һәм 62се авылларда урнашкан. 2016 елда дәүләт музейларын һәм музей-тыюлыкларын тоту өчен бюджеттан 359 миллион 485 мең сум акча бүлеп бирелгән. Уставта каралган эшчәнлекләре буенча музейларның кереме – 102 миллион 294,8 мең сум. 2016 елда дәүләт музейлары һәм музей-тыюлыклары тарафыннан 77 728 экскурсия оештырылган. Соңгы елларда Казанда дүрт музей төзекләндерелгән иде. Болар – В.И.Ленин музей-йорты, Е.А.Баратынский музее, А.М.Горький әдәби-мемориаль музее һәм 39нчы мәктәп базасына күчкән Толстой музее. 2016 елда, Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан Габдулла Тукайның Арча районында урнашкан музей комплексы төзекләндерелде. Казанда Габдулла Тукай, Шәриф Камал, Салих Сәйдәшев музейлары төзекләндерелә. Мәдәният министры муниципаль музейларның матди-техник базасы начар булуына борчылу белдерде. Муниципаль музейлар урнашкан 99 бинаның 25 проценты тузган хәлдә булуын әйтте. Коллегия утырышы Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залында кичә үтте. Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Элеонора Митрофанова, Россия Федерациясе Президентының Идел буе Федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле аппаратының Татарстан буенча Баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов, Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев