Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2017 елга капиталь ремонт буенча төбәк программасын раслады

Ул 232,7 мең граждан яши торган 988 күпфатирлы торак йортта үткәреләчәк. Программаның гомуми чыгымнары 5 млрд сумнан артачак, аның 1,3 млрд сумнан артыгы - Татарстан бюджеты акчасы, 1,07 млрд сумны төбәк бюджетлары бүлеп бирә. Ә милек хуҗалары 2,6 млрд сум сарыф итәчәк. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте порталында дөнья күргән карарда белдерелә.

Кыска вакытлы планга 2018 елда капремонт планлаштырылган 131 күп фатирлы йортның проект документларына дәүләт экспертизасын эшләүне һәм үткәрүне керткәннәр.

Киләсе елга биналарда 1 кв. метрда капиталь ремонт хезмәтләре һәм эшләре бәясе 14 мең сумга бәяләнгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев