Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Республикасы Милли музеенда Яңа ел ярминкәсе үтәчәк

16-18 декабрьдә Казанда Татарстан Милли музеенда Яңа ел ярминкәсе үтәчәк. Республиканың олпат музеенда бишенче тапкыр Татарстанның барлык почмакларыннан осталар һәм һөнәрчеләр җыелачак, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

16 декабрь – "Музей базары"ның беренче көне музей сувенирларына багышланачак. Шунда ук оештырылачак “түгәрәк өстәл”дә республика музейлары вәкилләре, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты, Һөнәрчеләр палатасы вәкилләре катнашуы көтелә.

"Музей базары" эшләгән көннәрдә музейга килүчеләрне бөтен дөнья буйлап җыелган сувенирлардан кечкенә күргәзмә көтә. Музей сувенирларын карарга, сатып алырга һәм, хәтта, үз кулларың белән ясарга да мөмкинлек тудырылачак. Бу өлкәдә тәҗрибәле белгечләр осталык дәресләре үткәрәчәк. Шул ук көнне музей сувениры буенча оригиналь тәкъдимнәр бәйгесе башланып китәчәк һәм ул 2017 елның декабренә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләрне акчалата бүләкләүләр көтә.

17-18 декабрь көннәрендә музей ярминкәсендә яшь дизайнерлар ясаган бизәнү әйберләре, значоклар, киемнәр тәкъдим ителәчәк.

"Музей базары" кысаларында, шулай ук Яңа ел чыршысын бизәү өчен балалар белән уенчыклар ясау осталык дәресләре, лекцияләр үткәреләчәк, Яңа ел турында кызыклы фильмнар, Казан театр училищесы студентлары катнашында театраль тамашалар күрсәтеләчәк, дип тә вәгъдә итә оештыручылар. Музей ишегалдында кышкы уеннар оештырылачак, ә Казан рестораторлары кайнар чәй һәм баллы ризыклар белән сыйлаячак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев