Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Республикасы Милли музеенда «Һавада торна каурые» дигән күргәзмә ачыла

Февральдә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Шәхси коллекцияләрдән» проекты кысаларында «Һавада торна каурые» дигән күргәзмә ачыла. Экспозициядә агачтан эшләнгән матур һәм зиннәтле эшләнмәләр, интерьер предметлары һәм йорт җиһазлары тәкъдим ителә. Күргәзмәдә каен тузыннан, артыш һәм каен ботакларыннан, тамырларыннан ясалган, составында җитен мае, прополис булган матдә белән эшкәртелгән 40 хезмәт җимешен күрергә мөмкин. Агачтан җитештерелгән мебель һәм интерьер җиһазлары рустик, адирондак һәм лофт-индастриал стилендә эшләнгән. Күргәзмә барышында агачка уеп рәсем ясау буенча мастер-класслар үткәрелә һәм фотосалон да эшли, дип хәбәр итә Милли музейның матбугат үзәге.

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев