Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы I Ачык республика киносценарийлар конкурсына йомгак ясады

Киносценарийларга ачык республика конкурсы талантлы авторларны ачыклау, аларның осталыгын арттыру, киносценарийлар иҗат итү эшен үстерү максатында уздырылды һәм улы Россия дә кино елына багышланды.

Конкурска 16 сценаристтан 21 сценарий кабул итеп алынган. Шулардан 9 эш конкурс шартларына туры килмәү сәбәпле комиссия тарафыннан каралмаган. Конкурста катнашкан 12 эшнең җидесе тулы метражлы фильмнарга карый, бишесе – кыска метражлы.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җитәкчелегендәге Эксперт комиссиясе ике хезмәтне билгеләп үтәргә карар кылды. Эксперт составында “Татаркино” уреждениесе директоры Владимир Батраков; Россия Федерациясе кинематографистлары берлегенең Татарстан Республикасы региональ бүлеге рәисе, режиссер Илдар Ягъфаров; Казан мәдәният һәм сәнгать институтының кинематография һәм телевидение факультеты деканы урынбасары, кино белгече, сценарист Антон Шутов; С.Гобәйдуллина исемендәге Заман музыкасы үзәге директоры, музыка белгече, продюсер Ләлә Гарифуллина һәм драматург, сценарист Мансур Гыйләҗевлар бар.

Экспертларның иң күп балларын Элеонора Рылова һәм Юлия Захарованың киносценарийлары җыйды.

Элеонора Рылова («Булгария» киносценарие), конкурс шартлары буенча, иң яхшы киносценарий авторы буларак Диплом һәм 70 000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнәчәк. Иң яхшы кыска метражлы фильм авторы Юлия Захаровага («Хәлимә» киносценарие)

Диплом һәм 30 000 сум премия тапшырылачак.Җиңүчеләр декабрь аенда бүләкләнәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев