Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Республикасы һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музее халыктан истәлекле бүләкләр кабул итә

Казан Кремле территориясендәге музей – Татарстан Республикасы һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музее ачылуга 6 ноябрьдә 10 ел тулды. Бу музейның эшли башлавы Татарстан Республикасы тарихындагы истәлекле вакыйга - 1992 елда расланган Татарстан Конституциясе көне белән туры килде.

Татарстан Республикасы һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музее ун еллыгы уңаеннан истәлекле бүләкләр кабул итәргә әзер. Иң яхшы бүләкләр - гаилә архивында сакланучы тарихи вакыйгаларның шаһитлары булган документлар, фоторәсемнәр, көнкүреш әйберләре. Килчәктә аларның кайберләре музей экспозициясен дә баетып торырга мөмкин.

Музей ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан булачак бәйрәм чаралары кысаларында зур күргәзмә булдыру максатыннан материаллар җыя. Бу уңайдан, революция, гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы чорлары, хезмәт казанышлары турында, республика йөзен күрсәтердәй материаллар таләп ителә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев