Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Республикасы һәм Сахалин өлкәсе арасында кара-каршы гастрольләр уза

Кичә Татар дәүләт "Әкият" курчак театры җитәкчелеге һәм артистлары Сахалинга килде. Аэропортта казанлыларны хезмәттәшләре һәм дуслары - Сахалино курчак театры актерлары каршы алды. Кунакларны каршы алуга Сахалин татарлары исеменнән "Туган тел" укыту-мәдәни үзәге дә кушылды. Бу хакта "Әкият" театрның матбугат хезмәте хәбәр итә. Бүген гастрольләрне ачу тантанасы узачак. Сахалинда "Әкият" курчак театры артистлары Гадел Хәировның "Өч кыз" һәм Марина Протасованың "Бара мөгезле кәҗә" спектакльләрен күрсәтәчәк. Татар дәүләт "Әкият" курчак театры гастрольләре 14 апрельдән 16 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Спектакльләр Сахалин курчак театрының зур һәм кече залларында куелачак. Ике төбәк арасындагы кара-каршы гастрольләр Татарстан Республикасы һәм Сахалин өлкәсе хөкүмәтенең узара килешүе кысаларында уза. Әлеге документ сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлектән тыш мәдәни тәҗрибә алмашуны да күздә тота.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев