Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Республикасы һәм «Интер РАО» арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

8нче ноябрьдә ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы һәм «Интер РАО» ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Документны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ГАҖ идарәсе рәисе Борис Ковальчук имзалады. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Документка кул кую Хөкүмәт йортында очрашу барышында булды. Әлеге чарада шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Сергеев, республиканың энергетика предприятие җитәкчеләре катнашты.

Килешү проектында хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре билгеләнә. Шул исәптән алар ТР энергетика һәм сәнәгать үсешен планлаштыруга, Татарстан территориясендә инвестиция һәм инновацион проектларны гамәлгә кертү мөмкинлекләренә, шулай ук республика предприятиеләренең энергетик нәтиҗәлелеген күтәрүгә дә кагыла.

«Интер РАО» төркеме килешү кысаларында инде Россиянең «Инвэнт» җитештерү холдингы капиталына керү буенча килешү төзеде. Устав капиталының 33 проценты аның өлеше булачак.

Стратегик партнерлык илнең электроэнергетика тармагында импортны алыштыру буенча зур мөмкинлекләр ача. Ул электроэнергетика предприятиеләрен үзебезнең заманча продукция белән тәэмин итүгә ярдәм итәчәк.

«Бу бик дөрес карар, шуңа бәйле энергетик кластер төзү идеясе бик җитди . Моннан тыш, әлеге документ алга таба да хезмәттәшлек буенча яңа формалар табарга ярдәм итәчәк», – дип билгеләп үтте Татарстан Президенты килешү төзелүне шәрехләп.

«Без Татарстан Республикасы территориясендәге энергетика һәм сәнәгать объектлары инновацион үсешенә инвестицияләр кертә алуыбызга шатбыз. Әлеге хезмәттәшлек ике як өчен дә файдалы булачак. Килешү кысаларында «Инвэнт» компаниясе капиталына «Интер РАО» төркеме кушылуы катнаш бизнес юнәлешен җәелдерүдә уртак җитештерү мәйданнарын куллану мөмкинлеген бирә», – дип белдерде үз чиратында Борис Ковальчук.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев