Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле сәнгать дәресләре үткәрә

2017 елның 5 – 28 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле республика мәктәпләренә гастрольләр белән чыга. Ансамбль Татарстан укучылары өчен татар халкының милли йолалары, музыкасы, биюләре, җырлары, әдәби мирасның затлы үрнәкләре аша яшь буында милли рух, зәвыкъ тәрбияләүгә йөз тоткан программа әзерләгән. Бу хакта Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгати тәрбия дәресләре Татарстан Республикасы Фән һәм Мәгариф министрлыгы белән берлектә уздырыла. Концертлар 5 апрельдә Татарстанның Балтач мәдәният йортында башланып китә, 7 апрель - Апас, 10 апрель - Әтнә, 12 апрель - Питрәч, 14 апрель - Буа, 17 апрель - Тәтеш, 19 апрель - Биектау, 24 апрель - Лаеш, 26 апрель - Кукмара, 28 апрель Алексеевск район мәдәният йортларында уза. Ансамбльнең дәрес-чыгышларын 4000 яшь тамашачы күрә алачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев