Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Республикасы дәүләт архивының үз тарихында беренче мәртәбә Бүләк итү көне уздырыла

15 декабрьдә Татарстан Республикасы дәүләт архивының үз тарихында беренче мәртәбә Бүләк итү көне уздыруы турында Татарстан Архив эше буенча дәүләт комитеты матбугат үзәгенә сылтама белән хәбәр ителгән иде. Бу көнне Казан кешеләре, шулай ук республиканың шәһәр һәм авылларында яшәүчеләр гаилә фоторәсемнәрен, хатлар һәм башка документларны тапшырырга чакырыла.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Архив идарәсенә шәхси документлар алып киләсе шәхесләрнең берсе белән аралашты. Татар язучысы һәм әдәбият галиме Галимҗан Гыйльманов та бүген архивка уникаль документлар алып килергә җыена. “Татарстан китап нәшриятында һәм Татарстан Язучылар берлегендә эшләгән чорымда татар язучылары белән бәйле зур архив тупланды. Мин бит язучылар белән бәйле бер генә кәгазь кисәген дә ташламыйм – җыеп куям. Ул минем хобби дисәм дә буладыр. Бүген татар язучылары белән бәйле фоторәсемнәр һәм документлар алып киләм”, - диде Галимҗан Гыйльманов.

Язучының үз иҗаты белән бәйле шәхси архивы да бик бай. “Әлегә иҗат бара, архив тулылана. Анысы соңрак тапшырылар. Андый ният бар”, ди Галимҗан Гыйльманов. Бүләк итү көненә язучы һәм тәрҗемәче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лирон Хәмидуллин да шәхси архивында сакланган кадерле документларын алып киләчәк. Исегезгә төшереп үтәбез, моңарчы республикада Бүләк итү көне Татарстан Милли музеенда уздырыла иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев