Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан рәсми рәвештә Мәрҗанинең 200 еллыгын бәйрәм итәчәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар дин әһеле, фәлсәфәче, тарихчы һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗаниның тууына 200 ел тулу уңаеннан үткәреләчәк тантаналы чаралары турында Указ имзалады. Юбилей чараларына әзерлек эшләрен алып бару өчен оештыру комитеты төзеләчәк. Республика матбугат чаралары мәгълүматы буенча оештыру комитетын Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җитәкләячәк. Әлеге түгәрәк дата Татарстаннан читтә яшәүче татарларның да игътибарыннан читтә калмасын иде. Tatarstan-Respublikasy-Prezidenty-Ukazy
Бөтендөнья татар конгрессы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев