Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстан регионнар арасында көндәшлекне саклап кала алды" - Фәрит Мөхәммәтшин

Быел “Президент” программаларының 35 се дә гамәлгә ашырылган. Социаль мәсьәләләрне хәл итү өчен 2016 елда бюджеттан барлыгы 11 млрд сум акча юнәлдерелгән. Бу хакта Россия Федерациясе Федераль Җыен депутатлары, Федерация Советы әгъзалары белән очрашу барышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде. “Билгеле булган кыенлыкларга карамастан, Татарстан регионнар арасында көндәшлекне саклап кала алды. Монда Федераль Җыен депутатлары өлеше дә зур. Безнең мөнәсәбәтләрнең нәтиҗәсе турыдан-туры республика үсешенә йогынты ясый”, - диде ул. Татарстан икътисад министры Артем Здунов сүзләренчә, быел Татарстан Федераль бюджеттан 47,8 млрд сум күләмендә ярдәмгә дәгъва кыла. Расланган лимит күләме исә 39,5 млрд сум. 2016 елда Татарстан 21 дәүләт программасында һәм 14 федераль максатчан программада катнашырга гариза биргән. (Россиядә барлыгы 42 программа гамәлгә ашырыла). Программалар кысаларында дәгъва кылына торган акча күләме 40,1 млрд сум тәшкил итә. Шуларның 32,6 млрд сум лимиты расланган. Финансларның күп өлеше авыл хуҗалыгы үсешенә тотылачак. Бу уртача 7,7 млрд сум. Шулай ук транспорт системасын үстерүгә 7,3 млрд сум, социаль ярдәмгә 5,1 млрд сум, сәламәтлек саклауга 2 млрд сум, гражданнарны уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүгә 1,9 млрд сум акча юнәлдерү ниятләнә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев