Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан районнарында яшәүче балалар бергәләп милли мультфильм төшерәчәк

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә республиканың Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова хәбәр итте. Матбугат очрашуы ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган иде. Министрлык вәкиле алдагы 3 ел дәвамында бу дата уңаеннан уздырылачак чаралар белән таныштырды. “Республикабызның бөтен мәдәният оешмалары, иҗади берлекләре киләсе елдан башлап, юбилейга багышланган чаралар уздырачак. 2017 елда XX гасырның 20-30 елларында Татарстан автономияле Республикасы төзелү һәм үсешен чагылдырган тулы форматтагы документаль фильм чыгару планлаштырыла, 2018 елда уенлы фильм төшереләчәк”, - диде Гүзәл Шәрипова. “Татармультфильм” студиясе белән берлектә “Татарстан гасыры” проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Әлеге проект ике дәүләт телендә булачак. “Чара республикада яшәүче балаларны анимацион сәнгатькә һәм Татарстан тарихы турында кино төшерүгә өйрәтүгә һәм аларны ватанпәрвар рухта тәрбияләүгә юнәлтелгән. Һәр район балалары бу фильмның аннимацион өлешен ясаячак һәм проектның нәтиҗәсе буларак, бер зур милли мультфильм туачак”, - дип белдерде Мәдәният министры урынбасары.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев