Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстан" радиосы дикторы Тәлгать Хаматшин фикеренчә, кеше грамоталы сөйләсә, аның акценты әһәмиятле түгел

Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгына белдерде. Intertat.ru электрон газетасында Алабуга журналисты Ленар Мифтаховның русча акцент белән сөйләшүгә кагылышлы материалы укучыларда зур кызыксыну уятты. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе тарафыннан диктор Абдулла Дубин, “Председатель Сельсовет” җыры белән танылу алган җырчы Илнур Юламановның моңа карата фикерләре тупланды. “Татарстан” радиосы дикторы Тәлгать Хаматшин да бу мәсьәләгә карата фикерен җиткерде. “Шәхсән үземә рус телендә дә, татар телендә дә чип-чиста, грамоталы һәм җиренә җиткереп сөйләгән кешеләр ошый. Әгәр кеше саф русча  сөйләшә икән, ул үзенең ана телен дә яхшы белергә һәм сөйләшергә тиеш. Әрмәннәр, грузиннар русча сөйләгәндә, акцентларын һәрвакыт саклый. Йөзе белән алар әрмәнгә охшамаган да булырга мөмкин, ләкин  үз менталитетын югалтмый, аларда милли горурлык хисе бар”, – ди радио дикторы Тәлгать Хаматшин.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев