Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан профсоюзлары федерациясе башлыгы вазифасына кемнәр дәгъва итүе билгеле

Татарстан профсоюзлары федерациясе башлыгын сайлауларда ике кеше катнашачак. Әлеге карарны Россия бәйсез профсоюзлары федерациясе башкарма комитеты кабул иткән, дип яза “Солидарность” үзәк профсоюз газетасы. Татарстан профсоюзлары федерациясе җитәкчесе вазифасына республика сәнәгать хезмәткәрләре профсоюзы оешмасы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Елена Кузьмичева һәм Татарстан профсоюзлары федерациясе башлыгы вазифасын башкаручы Татьяна Васильева дәгъва итә. Татарстан профсоюзлары федерациясе җитәкчесен 18 декабрьдә профсоюзлар берләшмәсенең чираттан тыш конференциясендә сайлыйлар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев