Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан проектлары "Бәллүр компас" илкүләм премиясенә дәгъва кыла

Казанның 1нче Балалар рәсем сәнгать мәктәбенең - “ХӘЗИНӘ” балалар иҗатында татар йолалары" дигән проекты һәм Татарстан Мәдәни мирас үзәге, Татарстан Фәннәр академиясенең А.Халиков исемендәге Археология институты, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкләрне өйрәнү институты белән берлектә эшләнгән Татарстан Республикасы муниципаль районнары буенча тарихи-мәдәни атласлар сериясе “Бәллүр компас” илкүләм премиясенә дәгъва итә. Бу хакта мәгълүмат Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайтына урнаштырылган. “Бәллүр компас” – илкүләм география, экология, Россиянең табигый һәм тарихи-мәдәни мирасын саклап калу һәм популярлаштыру өлкәсендәге премиясе. Шәхси затлар, предприятиеләр, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре дә аның номинантлары була ала. Ай дәвамында тәүлеккә бер тапкыр һәр интернет кулланучы “Җәмәгатьчелек тарафыннан танылу” номинациясендә теләсә күпме проект өчен тавыш бирә ала. Башка номинация лауреатларын экспертлар советы сайлый. Быел әлеге бүләкә 389 проект һәм казаныш тәкъдим ителгән. “Бәллүр компас”ның географиясе дә шактый киңәйгән. Катнашырга теләүчеләрдән гаризалар Россиянең 68 төбәге, шулай ук Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Һиндстан, Монако, Норвегия һәм АКШтан да алынган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев