Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан продукциясе Россия сыйфат билгесенә лаек булды

Татарстанда җитештерелгән өч тауар Россия сыйфат билгесенә лаек булды. Бу хакта “Россия сыйфат системасы” коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе ТР Хөкүмәте һәм “Россия сыйфат системасы” оешмасы ("Роскачество") арасында хезмәттәшлек буенча килешүгә кул куелганнан соң җиткерде. Документны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Россия сыйфат системасы” коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Максим Протасов имзалады.

Максим Протасов журналистларга Татарстанның Mr. Ricco майонезы һәм кетчубы, шулай ук «Миладора» үсемлек мае югары сыйфатлы тауар булып танылды, дип белдерде.

«ТР Министрлар Кабинеты белән уртак эш безгә төбәк базарында һәм тулаем Россия тауарлары турында татарстанлыларга мәгълүмат җиткерүне яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Икенчедән, бу безгә республика горурлана торган тауарларны билгеләргә һәм Россия сыйфат билгесен алуга этәрәчәк. Ә бу исә, үз чиратында, базарда тауар сыйфатын яхшыртуга китерәчәк. "Россия сыйфат системасы" лаборатор эшләрнең эре заказчысы булып тора. Республикада булган көчле сынау үзәкләре "Россия сыйфат системасы" мәнфәгатьләре буенча эшли. Безгә гражданнарның үзебездә җитештерелгән тауарларга ышанычын арттырырга, продукциянең уртача дәрәҗәдәге сыйфатын яхшыртырга, илнең яхшы тауарларын дөнья һәм халыкара базарга чыгаруны алга этәрергә кирәк.

Сыйфат мәсьәләсенә аерым ситемасы булган республика белән килешүне шушы максатлардан чыгып төзедек. Бу сыйфат системасы институтын үстерүдә тагын бер адым булып тора», – дип сөйләде Максим Протасов.

Килешү ТР Хөкүмәтенең “Сыйфат өчен” премияләренең 12нче конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы программасы кысаларында булды. «Бәйге предприятиеләрне әлеге исемне алу өчен көрәшкә этәрә, димәк, Россия һәм республика базарларында тауарларын сату хокукын бирә. Шушындый бәйгедә җиңү күбрәк тауар сату мөмкинлеген дә тудыра, сатып алучылар “Сыйфат өчен” дигән ярлыгы булган тауарларны сатып алуны өстен күрәләр», – дип билгеләп үтте килешүгә кул кую тантанасын йомгаклаганда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев