Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Президентының чит ил бизнесын җәлеп итүдәге эш алымнары Чехия басмасында үрнәк итеп күрсәтелә

Россия Федерациясенең Чехия Республикасындагы сәүдә вәкиле Сергей Ступарь Чехиянең e15.cz басмасына интервьюсында Татарстанны үрнәк мисал буларак искә алган. Интернет басмадагы "Санкцияләр Россияне сәнәгатьне модернизацияләргә мәҗбүр итте" мәкаләсендә Россиянең җитештерү белән шөгыльләнүче чит ил фирмаларына үз территориясендә эш шартларын җиңеләйтергә теләве турында сүз бара. Дәүләт һәм төбәк заказларыннан файдаланып булуны гадиләштерүче һәм бизнес белән шөгыльләнү өчен тотрыклы шартлар тудыручы яңа кораллар пәйда булуы искә алына. Чит ил оешмаларына эш шартлары Россия компанияләренә кебек үк. Шул сәбәпле, чит ил фирмаларына дәүләт заказларында катнашуы җиңел. Сергей Ступарь чит ил оешмаларын җәлеп итүнең максатын болай аңлаткан: "Максат Россиянең чит ил товар җибәрүчеләренә бәйлелеген киметү һәм илдә җитештерүне үстерү булды. Әлбәттә, халыкара санкцияләр дә этәргеч бирде. Шул рәвешле, без эш урыннары санын арттырабыз, ә бу, үз чиратында, тулаем төбәк продукты һәм Россиянең көндәшлеккә сәләтлелеген үстерүгә булыша. Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм азык-төлек продуктлары, дарулар җитештерү, машина төзелеше өстенлекле санала". Чит ил бизнесменнарын җәлеп итүнең уңай мисалы итеп Россия Федерациясенең Чехия Республикасындагы сәүдә вәкиле Сергей Ступарь Татарстанны һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны күрсәткән. "Бездә үз стимул спектарларын тәкъдим итүче берничә махсус икътисади зона бар. Чехия инвесторлары производстволарын кайда урнаштыруны үзләре хәл итә. Бу кайбер төбәк башлыклары алдында инвесторларын җәлеп итү буенча күбрәк мөмкинлекләр ача. Аларның күбесе инвесторлар белән сөйләшүдә үзләре катнаша һәм аларга яңа шартлар тәкъдим итә. Биредә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны мисал итеп китерергә була. Ул һәр чит ил инвесторы белән үзе очраша, аннары инвестицияләр эшен үз контролендә тота. Ниндидер проблемалар туган очракта да, үзе катнаша", - дип билгеләп үткән Ступарь.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев