Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Президентына Төньяк Америкада иң шәпләрдән саналган DMZ университет бизнес-инкубаторы презентацияләнгән

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Канаданың Торонто шәһәрендә кичә эш сәфәре барышында Канада табиблары һәм хирургларының Корольлек колледжы генераль директоры Эндрю Падмос белән очрашты, Sickkids балалар хастаханәсендә, Райерсон университетында булды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Корольлек колледжындагы очрашуда Рөстәм Миңнеханов белән Эндрю Падмос медицина буенча белем бирү өлкәсендә, аерым алганда, студентлар алмашу буенча хезмәттәшлек перспективалары мәсьәләләрендә фикерләште. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бүген Казан дәүләт медицина университетында дөньяның 50дән артык иленнән меңләп студент белем ала. Моннан тыш, былтыр октябрь аенда КДМУда “Эчке авырулар” белгечлеге буенча, Корольлек колледжы стандартларына туры китереп, чит ил гражданнары өчен резидентура пилот проекты гамәлгә кертелде, ә тагын ярты елдан ике югары медицина уку йорты арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Sickkids балалар хастаханәсендә булды. Аның үзенчәлеге педиатрия тикшеренүләре өчен зурлыгы ягыннан дөньяда, Бостон балалар госпиталеннан соң, икенче булуда.

Шулай ук 27 сентябрь көнне ТР Президентын Райерсон университеты эшчәнлеге белән таныштырып, Канада җәмәгать университеты хезмәткәрләре 1948 елда нигезләнгән әлеге уку йорты тарихы һәм биредә эшләнгән уникаль белем бирү проектлары турында сөйләгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев