Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Президентына Коръәннең сирәк басмасын бүләк иткәннәр (фото)

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Мәскәүгә эшлекле сәфәре вакытында Коръәннең сирәк басмасын бүләк иттеләр. Мөселманнарның изге китабының уникаль нөсхәсен башкала татарлары исеменнән республика җитәкчесенә эшмәкәр Ильяз Мөслимов тапшырды. Чара Татарстанның Мәскәүдәге тулы вәкаләтле вәкиллегендә узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Работа Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова в г. Москва. фото Александр Ерашов Киләчәктә Коръән Казан Кремлендә сакланачак. Әлеге китап 2004 елда Ватикан басмаханәсендә Папа Иоан Павел II рөхсәте белән нәшер ителгән булган. Болгарда саклана торган дөньядагы иң зур Коръән нәкъ шушы изге китапның күчермәсе булып тора. Работа Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова в г. Москва. фото Александр Ерашов Работа Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова в г. Москва. фото Александр Ерашов

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев