Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Президентына «Җир асты байлыклары мактаулы разведчигы» дигән исем бирелде

Бүген Татарстанның шәһәр тибындагы Карабаш бистәсендә оештырылган Нефть саммиты вакытында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка «Җир асты байлыклары мактаулы разведчигы» дигән исем бирелде. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Президент мактаулы исемгә РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы боерыгы нигезендә лаек булды. Рөстәм Миңнехановка әлеге исемне РФ энергетика министры урынбасары Павел Сорокин тапшырды.
  • 2018 елның беренче яртыеллыгында республика территориясендә нефтьчеләрнең 17,6 миллион тонна «кара алтын» чыгарды.

Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев