Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Президенты Зәй чөгендер игүчеләрен уңыш җыю кампаниясен тәмамлаулары белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәй районы чөгендер игүчеләрен уңыш җыю кампаниясен төгәлләүләре белән котлады. Котлау телеграммасын ул район башлыгы Рәзиф Кәримов исеменә юллады, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

“Хөрмәтле Рәзиф Галиевич! Сезне һәм Зәйнең чөгендер игүчеләрен хезмәттәге шәп казаныш – Татарстанда шикәр чөгендерен игү тарихында беренче тапкыр сезнең район өчен рекордлы уңыш җыю уңаеннан котлыйм. Шушы күренекле нәтиҗәгә ирешүдә хезмәте кергән зәйлеләрнең һәммәсенә рәхмәт белдерәм һәм авыл хезмәтчәннәренә ихлас күңелдән сәламәтлек, туган республикабыз һәм үз гражданнарыбыз файдасына алга таба нәтиҗәле эшләү өчен энтузиазм, оптимизм телим”, - диелә ТР Президенты телеграммасында.

Искәртеп үтик: Татарстанның Зәй районында 11,9 мең гектар мәйданда үстергән шикәр чөгендерен җыю эшләре уңышлы тәмамланды. Республика тарихында беренче тапкыр районнарның берсенең хуҗалыкларында 420 ц/га чамасы уңдырышлылык белән 500 мең тонна шикәр чөгендере җыелды. Моңа кадәр Зәйнең чөгендер игүчеләрен ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов котлаган иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев