Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Президенты: Якын арада Пушкин исемендәге мәдәни үзәкне ачабыз

Якын арада Казанда А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәк ачылачак. Бу хакта бүген М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Рус теле көненә һәм Александр Пушкинның тууына 219 ел тулуга багышланган бәйрәм концертында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте. Праздничный концерт, посвященный празднованию Дня русского языка “Якын арада без бергә Пушкин исемендәге мәдәни үзәкне ачабыз. Бүген бу тема буенча фикер алыштык. Бу эш бераз сузылды, әмма якын арада тәртипкә китереләчәк”, - диде республика лидеры. Казанда Пушкин исемендәге мәдәни үзәк ачылачагы турында узган елның декабрендә төбәкнең элеккеге мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Татарстан Президенты каршындагы Милләтара һәм конфенсияара мөнәсәбәтләр советы утырышында белдергән иде. Праздничный концерт, посвященный празднованию Дня русского языка “Быел Татарстан Президенты тарафыннан Татарстанда Пушкин исемендәге мәдәни үзәк һәм керәшеннәр мәдәнияты үзәге булдыру турында карар кабул ителгән. Хәзер бу учреждениеләр өчен бирелгән бинада ремонт эшләре бара”, - дип әйткән иде республиканың элеккеге мәдәният министры Айрат Сибагатуллин.
Татар-информ Автор: Надежда Гордеева Фото: president.tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев