Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Президенты "Русджам Стеклотара Холдинг" җитәкчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште

Пыяла савытлар җитештерү өлкәсендә әйдәп баручы “Русджам Стеклотара Холдинг” ҖЧҖ холдингы һәм Татарстан арасында эшлекле элемтәләрне һәм хезмәттәшлекне үстерү турында бүген Татарстан Хөкүмәте йортында Татарстан Президены Рөстәм Миңнеханов белән әлеге компаниянең президенты Айдын Ондер эшлекле сөйләшү үткәрде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәгълүм булганча, бу холдинг продукциясеннән илнең бик күп предприятиеләре файдалана, шул исәптән – “Татспиртпром”.

Очрашуда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Алабуга” махсус икътисади зонасы җитәкчесе Тимур Шаһивәлиев, “Татспиртпром” компаниясе генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов катнашты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев