Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөтенроссия Белем көне уңаеннан мөрәҗәгате

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың мәгариф өлкәсе хезмәткәрләрен, студентларны, укучыларны һәм аларның ата-аналарын "Белем көне" бәйрәме белән котлады. Хөрмәтле татарстанлылар! Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучылар һәм тәрбиячеләрне, Татарстан мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Белем көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм. 1 сентябрь – яңа уку елы башланган көн булу белән бергә, һәркайсыбыз яраткан, күңелле бәйрәм дә әле. Дәрескә чакырып кыңгырау чыңлый, балалар шатлыклы гөрләшә, чәчәк бәйләмнәре, укытучыларның ягымлы йөзе – болар барысы да безгә рухи күтәренкелек, яшәү дәрте өсти. Беренче кат мәктәп бусагасын атлап керүебезне, хөрмәтле укытучыларыбызны, зирәк остазларыбызны һәрчак җылы хисләр белән искә алабыз. Белем көне яшен-картын, социаль статусына, милләтенә һәм нинди дин тотуына карамастан, бөек илебезнең барлык гражданнарын берләштерә, якынайта, шуңа күрә дә ул – гомумхалык бәйрәме. Мәктәп – җәмгыятебезнең нигезен тәшкил итә һәм Татарстанның, бөтен Россиянең киләчәге бу нигезнең ни дәрәҗәдә нык, ышанычлы булуына бәйләнгән. Иҗтимагый һәм икътисади өлкәләрдәге чынбарлык мәгариф системасына, яңача уйлый-фикерли торган, югары квалификацияле, конкурентлыкка сәләтле белгечләр әзерләүне иң әһәмиятле бурыч итеп, зур таләпләр куя. Актив үсештәге республика буларак, Татарстан өчен болар – һәрчак өстенлекле мәсьәләләр. Бердәм процесс барышында мәктәп сыйныфларында һәм югары уку йортлары аудиторияләрендә укучыларга, студентларга яхшы белем бирү, аларның шәхес буларак үсешен кайгырту, гражданлык һәм ватанпәрвәрлек, туган телгә, мәдәнияткә, ата-бабаларыбыз гореф-гадәтләренә мәхәббәт хисләрен күңелләренә тирәнтен сеңдерү зарур. Татарстанда быел билгеләп үтелә торган Лев Толстой елында бөек классикның: «Мәгърифәт һәм тәрбия эше бер-берсенә нык бәйләнгән. Тәрбияләү белемнән аерылгысыз, ә белемнең исә тәрбияви көче бик зур була», – дигән сүзләрендә яңа мәгънә төсмерләре ачыла. Татарстан мәгарифе хаклы рәвештә илдә иң яхшылардан санала. Бу – һичшиксез, укытучыларыбызның, профессорлар-мөгаллимнәребезнең, мәктәпкәчә учреждениеләр һәм өстәмә белем бирү оешмалары тәрбиячеләренең казанышы. Сезнең һәммәгезгә, кадерле дуслар, мавыктыргыч белем дөньясына сәяхәттән якты тәэсирләр, иҗади уңышлар, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим. Бәйрәм котлы булсын!  

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов


Фото: Михаил Захаров/архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев