Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия вертолетлары" АҖ директорлар советына керде

Акционерларның 7 октябрьдә булган гомуми җыелышында шул хакта карар кабул ителде, диелә компания матбугат хезмәте бүген бастырган мәгълүматта.

“Россия вертолетлары” директорлар советы составыннан Россия Фәннәр академиясе академигы Александр Дынкин һәм бәйсез эксперт Алексей Федоров чыгарылган. Алар урынына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Ростех” дәүләт корпорациясенең икътисад һәм финанслар буенча диекторы Кирилл Федоров кабул ителгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев