Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Монреальга эш сәфәре белән юл тота

Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 26 сентябрьдә Татарстан Президенты илнең алдынгы авиатөзелеш предприятиеләренә, шул исәптән – Pratt&Whitney һәм Bombardier заводларына барачак. Аннары Рөстәм Миңнеханов Квебек провинциясенең икътисад, фән, инновацияләр һәм мәгълүмат технологияләре министры Доминик Англад ханым һәм Канада авиация индустриясе вәкилләре белән очрашырга ниятли.

Төштән соң Татарстан Президенты Торонто шәһәренә юнәләчәк. Монда шулай ук берничә рәсми чара планлаштырылган. Татарстан-Канада эшлекле форумы кысаларында ике яклы сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерүнең перспектив вариантлары каралачак. Медицина һәм мәгариф өлкәсендәге багланышлар Рөстәм Миңнехановның Корольлек табиблар һәм хирурглар көллияте җитәкчелеге белән очрашуында төп тема булачак. Моннан тыш, Татарстан Президенты планында Канада татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашу да бар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев