Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Киләчәк фәне" II халыкара конференциясен ачты

Бүген Казан федераль университеты базасында “Киләчәк фәне” II халыкара конференциясе һәм “Киләчәк фәне – яшьләр фәне” II Бөтенроссия яшьләр фәнни форумы башланды.

Аларны ачу тантанасында РФ Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Алексей Лопатин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, КФУ ректоры Илшат Гафуров катнашты.

“Шушы һәм башка кайбер программаларны без бергә башлаган идек. Алдыбызга шундый бер бурыч куйдык – үзгәртергә, без горурланган һәм һәрвакыт лаеклы дип санаган илебез фәненең сыйфатын кайтарырга”, - дип билгеләп үтте Андрей Фурсенко.

Рөстәм Миңнеханов илебез фәне өчен әһәмиятле булган әлеге чаралар уздыру урыны итеп нәкъ менә Казанны сайлаган оештыручыларга рәхмәт әйтте. “Фәннең төрле өлкәләрендә халкыкара хезмәттәшлекне үстерү мөһимлеген без аңлыйбыз. Моның кебек чаралар уздыру – ул тәҗрибә, идеяләр, фән үсешен күзаллауларны уртаклашу. Биредә бер мәйданчыкта яшь тикшеренүчеләр һәм дөньякүләм танылган галимнәр очраша”, - диде ТР Президенты.

Татарстан – илнең нефть суыртып эшкәртә, нефть химиясе һәм машина төзелеше алдынгы һәм инновацион кластерга зур игътибар бирә торган динамик үсештәге төбәкләренең берсе, дип искәртте ул. “Алабуга” МИЗы, Иннополис, технопарклар, композит материаллар җитештерү, биотехнологияләр, робот техникасы үсеше һәм башкалар турында сөйләде. “Узган ел нәтиҗәләре буенча Россиянең инвестицион климат торышы рейтингында Татарстан алдынгы булды”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

“Сезнең эшегез кызыклы һәм нәтиҗәле булыр дип ышанам. Конференциядә һәм көндәлек фәнни мохиттә сезгә уңышлар юлдаш булсын. Казан сезгә ошар һәм без сезне башкалабызда тагын күп тапкырлар сәламләрбез дип ихлас өметләнәм”, - дип мөрәҗәгать итте конференция һәм форумда катнашучыларга Татарстан Президенты.

РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Алексей Лопатин 42 илдән килгән 1300 катнашучыны сәламләп, конференция башка илләрдәге коллегалар белән очрашу, тәҗрибә уртаклашу өчен уникаль мөмкинлек, дип билгеләп үтте. “Мондый форумнар фәнни танып белүнең бар матурлыгын ача һәм яшьләрне шушы лаеклы юлга җәлеп итә”, - дип игътибарны юнәлтте.

Аннары “Киләчәк фәне” II фәнни конференциянең беренче пленар утырышы башланды.

Искәртеп үтик: “Киләчәк фәне” конференциясенең беренчесе 2014 елда Санкт-Петербурга уздырылган иде. Шуннан 2 ел узгач, аның чираттагысын Казанда 20-23 сентябрьдә үткәрү турында карар кабул ителде.

Шушы көннәрдә Татарстан башкаласында Россия, Бөекбритания, Франция, Германия, Италия, Греция һәм АКШның танылган күп санлы галимнәре була, алар арасында РФ Хөкүмәтенең фәнни мегагрантлар конкурсы җиңүчеләре, аларның лабораторияләре хезмәткәрләре, илебездәге эре югары уку йортлары аспирантлары һәм студентлары бар.

Казандагы чараларда катнашучылар хәзерге заман фәне үсешенең медицина, сәнәгать, гуманитар фәннәр, галәмне өйрәнү, атом энергетикасы һ.б. өлкәләрдә тормышны уңай якка үзгәртергә сәләтле яңа юнәлешләр, үзләренең тикшеренүләре һәм экспериментлары нәтиҗәләре турында сөйли.

“Киләчәк фәне” II халыкара конференциясе программасы кысаларында “Киләчәк фәне – яшьләр фәне” II Бөтенроссия яшьләр фәнни форумын уздыру халыкара чараның үзенчәлеге булып исәпләнә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев