Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Премьер-министры Бакытжан Сагинтаев белән очрашты

Эшлекле төшке аш форматындагы очрашу Казахстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырылды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

“Быел беренче 6 айда Татарстан белән Казахстан арасындагы товар әйләнеше 20 процентка артып, 215 млн АКШ доллары күләмендә булды”, - дип, Рөстәм Миңнеханов якларның бу күрсәткечне арттыру шартлары барлыгын белдерде.

“Машиналар һәм вертолетлар эшләп чыгару, нефть химиясе, IT һәм югары технологияләр, авыл хуҗалыгы кебек өлкәләрдә булган куәтне җәлеп итү кирәк”, - дип билгеләп үтте ул әлеге мәсьәләдә.

Бүген Татарстанның Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиллегенең яңа бинасы ачылуы – республикалар арасындагы элемтәләрне ныгытуда мөһим адым, дип саный Татарстан Президенты. Казанда Казахстанның Генераль консуллыгы һәм Сәүдә вәкиллеге бүлеге эшли, сәүдә-икътисад һәм мәдәни хезмәттәшлек принциплары турында Татарстан – Казахстан ике яклы килешүе гамәлдә, дип игътибарны юнәлтте ул.

Әңгәмәләшкәндә Миңнеханов белән Сагинтаев сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләрендә Казахстан һәм Татарстанның алга таба багланышлары буенча адымнарын барлады. ТР Президенты шулай ук гуманитар өлкәләрдә - мәдәният, фән һәм мәгариф буенча перспективалы юнәлешләрне билгеләде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев