Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Төрекмәнстанга китте

Иртәгә Ашхабадта төрекмән-татар бизнес-форумы башлана, анда ике республиканың да башлыгы катнашырга җыена.

Төрекмәнстан Хөкүмәте сайтында хәбәр ителгәнчә, Президент Гурбангулы Бердымөхәммәдов очрашу уңышлы булыр дип өмет баглый. “Төрекмән-татар бизнес-форумы ике яклы хезмәттәшлекне алга таба үстерүдә яңа мөмкинлекләргә этәргеч бирер дип күзаллана. Очрашуда озак вакытка исәпләнгән уңышлы элемтәләрне арттыруда күп санлы мәсьәләләр каралачагы билгеле.

Искәртеп үтәбез: республикалар арасында сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләре даими үсештә. Төрекмәнстанда Татарстанның “КАМАЗ” автогиганты продукциясе актив файдаланышта. Бүген Ашхабадта Үзәк Азиядә иң эре булган “КАМАЗ” укыту-сәүдә сервис үзәге урнашкан. “Татнефть” компанияләр төркеме 2008 елдан бирле “Готурдепе” чыганагында нефть чыгару продуктивлыгын арттыру буенча хезмәт күрсәтә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев