Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бер көнлек эш сәфәре белән Мәскәүгә китте

Бу хакта ТР Хөкүмәте порталында хәбәр ителә.

Республика лидеры катнашында бүген иртән Американың Россиядәге сәүдә палатасы вәкилләренә Татарстанның сәнәгый һәм инвестицион куәтен презентацияләү планлаштырылган.

Төш вакыты җитәрәк Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты карамагындагы Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча совет президиумы утырышында катнашырга җыена. Анда өстенлекле проектлар һәм программаларны финанс ягыннан, шул исәптән 2017 елда һәм планлы 2019 елга кадәрге чорда гамәлдә буласы федераль бюджет хисабына, тәэмин итү турында сүз барачак. Моннан тыш, совет президиумы Россиянең стратегик үсешендәге төп юнәлешләр буенча проект комитетлары составын карарга ниятли.

Чыганкак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев