Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ашхабадта Төрекмәнстан-Татарстан эшлекле форумында катнашты

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов исеменнән Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты рәисе урынбасары Батыр Атдаев форумда катнашучыларга эшлекле элемтәләр булдыруда уңышлар теләде.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Гурбангулы Бердымөхәммәдовка эшлекле форумы һәм очрашу программасы яхшы оештырылган өчен рәхмәтен җиткерде һәм Төрекмәнстан Президентының Татарстан белән эшлекле элемтәләр оештыру чараларында актив катнашуын билгеләп үтте. Ул шулай ук Татарстан белән хезмәттәшлеккә омтылган Төрекмәнстан бизнесы вәкилләрен сәламләде. Россия Федерация һәм Ашхабадтагы Россия вәкиллеге җитәкчеләренә Татарстан Президенты төбәк дәрәҗәсендәге уртак проектлар булдырудагы ярдәмнәре өчен рәхмәтен җиткерде.

«Әлеге очрашу ике яклы элемтәләрне ныгытуда яңа сулыш бирәсенә ышанам. Халыкара вәзгыять гади булмаган шартларда Төрекмәнстан белән хезмәттәшлек аеруча мөһим. Шул ук вакытта хезмәттәшлекнең яңа мөмкинлекләре ачыла һәм аларны нәтиҗәле файдаланырга кирәк», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Ул республиканың өч юнәлештә потенциалы зур икәнлеген, нефть разведкасында һәм нефть табуда; газ транспортировкалауда; автомобиль, авиа, суднолар төзелешендә, энергетика, химия продукциясе, фармацевтика һәм медицинада, агросәнәгать комплексы өлкәсендә ныклы булуын билгеләп үтте. Моннан тыш, Татарстан Россиянең инновация һәм инвестициядә иң җәлеп итүчән төбәкләрнең берсе булып тора, ә Рөстәм Миңнеханов үзе ил төбәкләренең инновация Ассоциациясен җитәкли.

Татарстан Президенты форумда катнашучыларга республиканың алдагы берничә елга булган планнары турында сөйләде. Аерым алганда, Европа – Көнбатыш Кытай халыкара транспорт коридоры, Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәге, Мәскәү-Казан югары тизлекле тимер юл төзелеше кебек эре инвестиция проектларын тормышка ашыру ниятен җиткерде.

Төбәкнең актив спорт тормышы белән яшәвен әйтеп узды. Казанда 2017 елда футбол буенча Конфедерацияләр кубогы, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары, 2019 елда WorldSkills үтәчәк. Рөстәм Миңнеханов боларның барысының да партнерлык элемтәләрен ныгытуда яхшы чаралар булуын билгеләп үтте. Ул Төрекмәнстан бизнесы вәкилләрен һәм республика халкын әлеге проект һәм чараларда катнашырга чакырды.

Республика Президенты үз чыгышының ахырында форумда катнашучыларга Татарстан Республикасының Төрекмәнстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле итеп яңа гына билгеләнгән Руслан Кәбировне тәкъдим итте.

Форумның пленар өлешендә шулай ук Татарстаннан ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «КАМАЗ» АҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Татнефть» АҖ генераль директоры Наил Маганов катнашты.

Форумның пленар өлеше тәмамланганда берничә документ имзаланды. Татарстан һәм Төрекмәнстан арасында 2017–2019 елларга сәүдә-икътисад, фәнни-техник, мәдәни-гуманитар һәм башка өлкәләрдәге хезмәттәшлек турындагы программа, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстан һәм Төрекмәнстандагы министрлыклар, предприятиеләр, оешмалар арасындагы үзара бәйләнешләргә яңа сулыш бирергә тиеш.

«Программада икътисади хезмәттәшлек буенча төп юнәлешләр билгеләнгән. Аларны уртак проектлар белән тулыландырырга кирәк », – дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Шулай ук бүген Татарстан һәм Төрекмәнстан Фәннәр академияләре арасындагы фәнни-техник хезмәттәшлек турындагы Меморандумга кул куелды.

Форум программасы эшлекле даирәләрдә дәвам итте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев