Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Президенты Россия төбәкләре башлыкларының торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге медиарейтингында 3 урынны били

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләре башлыкларының торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге медиарейтингында үзенең позициясен кисәк яхшыртты. Республика лидеры берьюлы 3 баскычка күтәрелеп, 3 нче урынга чыкты. Моны “Медиалогия” компаниясенең август тикшеренүләре дәлилли.

Медиарейтингта Мәскәү мэры Сергей Собянин лидер булып кала бирә. Аннан соңгы 2 нче баскычка Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев күтәрелде, 3 нче – РТ Президенты Рөстәм Миңнеханов, 4 нче – Тула өлкәсе башлыгы Алексей Дюмин, 5 нче – Коми Республикасы башлыгы Сергей Гапликов.

“Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада төзелеш һәм төзекләдерү буенча программаны гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмә уздырды. Татарстанда ел башыннан бирле 1 млн 271 мең кв.м торак төзеп, файдаланышка тапшырылуы билгеләп үтелде. Шулай ук ММЧ хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов республикада иң эреләрдән саналган һәм инвестицион күләме 1 млрд доллар тәшкил иткән “Станция Спортивная”  торак комплексын төзүгә старт бирде”, - дип игътибар иткән тикшеренүләр авторлары.

Медиарейтингка Россия Федерациясе төбәкләренең гамәлдәге башлыклары керүен билгеләп үтик. Рейтинг нигезендә – “Медиалогия” системасының ММЧ базасы, ә аңа 32,5 мең чыганак керә: ТВ, радио, газеталар, журналлар, мәгълүмат агентлыклары, интернет-ММЧ.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев