Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Президенты полиграфистлар һәйкәленә чәчәк салды

Рөстәм Миңнеханов “Кәҗә бистәсе” метросы станциясеннән “Казан” Гаилә үзәге янындагы фанфест мәйданчыгына илтә торган яңартылган бульвар буйлап узды. Республика лидеры белән бергә Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм башка рәсми затлар йөрде.
Бульварда “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында илне саклаган журналистлар һәм полиграфистлар истәлегенә” һәйкәл куелган. Татарстан Президенты һәйкәлгә кызыл розалар куйды һәм тын калып басып торды. Аннан соң һәйкәлгә шәһәр башлыгы да чәчәк салды.

Автор: Динара Прокопьева
Фото: tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев