Татар матбугаты
Татарстан Президенты Мирза Мәхмүтов исемендәге ТР Дәүләт премиясен гамәлгә куйды
Бу хактагы боерык республика башлыгы рәсми сайтында дөнья күргән.
Ел саен 5 октябрьдә 100әр мең сум күләмендә ике премия биреләчәк.
Премия педагогларның фәнни һәм фәнни-методик эшчәнлеген стимуллаштыру һәм Россиянең танылган педагогы һәм көнчыгыш телләрен өйрәнүче, ТР Фәннәр академиясе һәм россия мәгариф академиясе академигы, РФ атказанган фән эшлеклесе Мирза Мәхмүтовның истәлеген мәңгеләштерү өчен билгеләнә.
Комитет премиягә тәкъдим итүгә нигезләнеп, Татарстан Президенты тарафыннан бирелә. Премиягә дәгъва белдерү өчен 1 июльгә кадәр документлар тапшыру зарур.
Премиягә лаек булган затларга (“М.И.Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты”) диплом һәм мактау билгесе тапшырыла.
Татарстан Президенты ТР Министрлар Кабинетына 2018 елдан башлап республика бюджетыннан премияне гамәлгә кую указын чынга ашыру белән бәйле чыгымнарга акча бүлеп бирүне тәэмин итүне йөкләде.
Мәкалә, фото: Татар информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев